news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада буада су коенганда 49 яшьлек ир-ат батып үлгән

Арчада буада су коенганда 49 яшьлек ир-ат батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Арча районындагы буага су коенырга киткән 49 яшьлек ир-ат батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр иттеләр.

Суда баткан ир-атны шаһитлар күреп алган. Алар мәетне судан чыгарган. 

Ир-ат су коену өчен җиһазланмаган урында булган. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100