news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада билгесез солдатларны искә алдылар

Арчада билгесез солдатларны искә алдылар
"Арча хәбәрләре"

Безнең илебездә Ватан азатлыгы өчен һәлак булган сугышчыларны искә алалар. Бүген Билгесез солдат көне уңаеннан Арчаның  Җиңү паркында митинг үткәрделәр һәм һәйкәлгә чәчәк салдылар. Бу турыда «Арча хәбәрләре» хәбәр итә.

Митингта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина һәм «Сугышчан туганлык» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгыш ясады. «Шәрык» мәчете имамы Рәвис хәзрәт яу кырында ятып калган якташлар рухына дога кылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100