Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада беренче «Тукай марафоны» йөгерү ярышы 1977 елда узган
Беренче тапкыр йөгерү марафоны Г.Тукайның тууына 93 ел тулуга багышланган булган.

Бүген Арчада «Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышына старт бирелде. Тантаналы чарада ветеран спортчы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Ленар Заһидуллин катнашты.
Ул беренче тапкыр йөгерү марафонының 1977 елда узуын, шагыйрьнең тууына 93 ел тулуга багышланган булганлыгын әйтте. «1977 елда узган йөгерү марафонында мин икенче урын алдым, беренче урынны Казаннан кайткан йөгерешче яулады. Беренче марафонның тарихи фотолары миндә саклана.

Фото: © Мидхәт Шакирҗановның шәхси архивыннан
Йөгерү ярышын көтеп алам. Елдан-ел катнашучыларның саны арта, йөгерү марафонында яшьләрнең күп булуы аеруча куандыра. Г. Тукай исемен йөртүче марафон дәвамлы булсын. Тукай — безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге», - диде ул.

Фото: © Мидхәт Шакирҗановның шәхси архивыннан
Ленар Заһидуллин 1977 елда фотожурналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Шакирҗанов төшергән фотосурәтне йөгерешчеләргә дә күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз