news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп букчалары тапшырылды

Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында узды.

Арчада беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп букчалары тапшырылды
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча районының 5 нче номерлы гимназиясендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 42 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

Букчаларны тапшыру тантанасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров катнашты.

«Хөрмәтле балалар, сезнең өчен беренче сентябрьдән гимназиябез үз ишекләрен ачачак. Әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны хөрмәт итегез. Киләчәк юлыгызда нинди генә каршылыклар килеп чыкса да, авырлыклардан куркып калмагыз. Мин сезгә үземнең, гимназия коллективы исеменнән укуыгызда зур уңышлар, якты киләчәк, сәламәтлек телим», - диде гимназия директоры Нияз Муллахмәтов.

Үзенең чыгышында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов райондагы мәгариф объектларының яңа уку елына әзер булуын билгеләп узды.

«Без, әти-әниләр, бала тугач, аның үскәнен көтәбез. Аннан мәктәпкә баруын, аны тәмамлавын, югары уку йортында белем алуын күзәтәбез. Беренче сыйныфка укырга керү – ул балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә дулкынландыргыч мизгел. Балаларны беренче сыйныфка әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен оештыручыларга зур рәхмәт. Районыбыз балаларны яңа уку елына кабул итәргә әзер. Барлык мәктәпләрдә уку өчен шартлар тудырылган, балаларга шөгыльләнү өчен спорт объектлары да бар. Балаларның шушы гимназиядә яратып укуларын, районыбыз, республикабызның батыр ул-кызлары булып үсүләрен телим», - диде ул.

Балаларны бу истәлекле көн белән әкият геройлары да котлады. Могҗизалар иленнән килгән Алисә һәм Куян балаларның мәктәпкә әзерлеген табышмаклар биреп сынады.

news_right_1
news_right_2
news_bot