news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды

Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VII республика фестиваленең зона этабы узды.  Әлеге чарада Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән артислар катнашты. 

Быел фестиваль истәлекле датага – Татарстан ветераннар оешмасының 35 еллыгына багышланган. Шулай ук фестивальгә 10 ел – беренче "Балкыш" 2012 елда узды. Фестиваль Татарстанда яшәүче өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу, рухи үсеш өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән. 

 

Фото: © Ләйлә Хәкимова

«Сайлап алу турлары 7 зонада узды, Арча районыннан 700дән артык кеше катнашты һәм жюри 160 концерт номерына бәя бирде. Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта», - дип билгеләп узды Арча районы ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. 

Фестивальдә татар халкының онытылып барган җырлары яңгырады, мөнәҗәтләр әйтелде, фольклор күренешләре дә сәхнәләштерелде. 

Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасы ветераннар региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, "Балкыш" фестиваленең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков ачып җибәрде. 

 

Фото: © Ләйлә Хәкимова

Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри рәисе, “Татарстан” дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов Арчаларның чыгышларын югары бәяләде. «Арча ягы – данлы Тукай ягы. Монда халык милли, җыр-моң һәм иҗат дәрте белән янып яши. Чын йөрәктән чыгыш ясадылар», - диде ул. 

"Балкыш" VII республика фестивалендә катнашкан үзешчәннәр дилом белән бүләкләнде. Фестивальнең Гала-концерты Казанда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100