news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада атларга багышланган бәйрәм уза

Быел Бөтенроссия ат спорты фестиваленә Россиянең ун төбәгеннән катнашучылар җыелган.

Арчада атларга багышланган бәйрәм уза

Арчада Бөтенроссия ат спорты фестивале башланды. Бәйрәм атчылык тармагын үстерүчеләрне, ат спортын яратучыларны берләштерә. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә һәм аның масштабы елдан-ел киңәя. Җайдаклар, катнашучылар Мәскәүдән, Пермь, Ставрополь крайларыннан, Дагыстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән.

Бәйрәмгә килүчеләрне Үзәк стадионда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәламләде.

«Атчылык тармагын үстерү, популярлаштыру максатыннан республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән күпсанлы эшләр башкарыла. Бүген Ат көненә илебезнең ун төбәгеннән катнашучылар җыелды. Мәскәү, Ленинград өлкәләреннән, Ставрополь краеннан, ерак аралардан килүчеләр бар. Җайдакларга, атларны чабышка әзерләгән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез», - диде Марат Җәббаров.

Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов үзенең чыгышында татар халкының атка булган мәхәббәтен билгеләп узды.

«Татар халкы һәрвакыт ат белән яшәгән, ат белән эшләгән һәм тормыш алып барган. Шуңа күрә атларны зурлау, данлау - безнең бурычыбыз», - диде ул.

Фестиваль быел яңалыклардан тора. Ул ике мәйданчыкта уза. Беренче йөгерешләр иртәнге дүрттә Яңа Кырлай авылында башланды. Анда җайдаклар 40, 80, 120 һәм 160 чакрым араларда көч сынаша.

Арча Ипподромында чиста токымлы, ярым чиста токымлы һәм татар токымлы атлар, шулай ук понилар һәм ике яшьлек атлар арасында узышлар бара.

Быел ат чабышларының бүләкләү фонды 2,2 миллион сумнан артып китәчәк. Ә нәселле атлар чабышында җиңүчене махсус бүләк – Lada Granta автомобиле көтә.

Ләйлә Хәкимова фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot