news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада «Агрокласс» проекты үз эшен башлап җибәрде

Арчада «Агрокласс» проекты үз эшен башлап җибәрде

Арчада «Агрокласс» проекты үз эшен башлап җибәрде. Бүген Шушмабаш мәктәбе укучылары крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар һәм эш барышында үзләре дә катнаштылар. 

«Агрокласс» проекты районыбыз укучыларын авыл хуҗалыгы өлкәсе белән таныштыра, аларга шулай ук булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итә. Җирле фермерлар катнашында агрокласс дәресләрендә экскурсияләр уза. Беренче сентябрьдә агрокласс Шушмабаш мәктәбендә ачылды», - диде Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Укучылар хуҗалык җитәкчеләре белән терлекләрне һәм кошларны тоту шартлары, ашату рационы белән таныштылар, шулай ук авыруларны профилактикалау турында мәгьлүмат тупладылар. Экскурсия укучыларда авыл хуҗалыгы һөнәрләренә карата кызыксыну уятты.

news_right_1
news_right_2
news_bot