news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада әфганчыларны хөрмәтләделәр

Арчада әфганчыларны хөрмәтләделәр
Ләйлә Хәкимова

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә «Ачы Әфган җиле язмышларны телеп үтте, калды яралар...» дип исемләнгән концерт узды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

«15 февраль сезнең йөрәкләрегезгә уелып калган истәлекле көн. Безнең районыбыз эзле, тарихлы һәм аның тарихын бер генә кеше язмый. Әфган сугышында катнашучылар, илебезне саклаучы егетләр районыбызның күрке. Сез район тормышында актив катнашучылар, яшь буынга тәрбия бирүдә зур роль уйнаучылар, гуманитар ярдәм җыюда да сезнең өлешегез бик зур. Хәрби операция зонасында Ватаныбыз тынычлыгын саклаучы егетләргә рәхмәт! Барысы да исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар», - диде ул.

Район башлыгы әфганчы-интернационалистларга районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, хәрби кардәшлекне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Арча районының «Хәрби туганлык» җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов сугышта һәлак булучы егетләрне искә алды.

«Арча районыннан әлеге сугышка чыгып китүчеләр саны 160 тирәсе дип исәпләнә. Кызганыч, өч якташыбыз яу кырында ятып кала. Марат Лотфуллин, Фәнис Бикбаев һәм Васил Әһлиуллинның туган якка җәсәдләре генә кайта. Ватаныбыз тынычлыгын саклаган әлеге каһарманнарның батырлыгы мәңгелек, алар безнең йөрәкләрдә», - диде ул.

Чарада Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, әфганчы Илнур Яруллин чыгыш ясады. Чыгышлар Арча районы мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары, иҗади коллективлар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Очрашуда катнашучылар Арча үзәгендәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә, вафат булган хәрбиләр истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм чаралары район үзәгендә генә түгел, авылларда да уза. Әфганчылар шулай ук Яңа Кенәр авылында булдылар. Биредә шашка, шахмат ярышлары һәм концерт оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100