news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча зиратындагы чүп-чар таулары Казан халкының ачуын чыгарган

Арча зиратында җыелган чүп-чар таулары Казан халкының ачуын чыгарган. Радоница бәйрәме (бу вакытта христианнар, гадәттә, үлгән туганнарының каберләрен зиярәт кыла) алдыннан алар зиратта ашыгыч рәвештә тәртип урнаштыруны таләп иткән, дип хәбәр итә «Татарстан 24» телеканалы.

Әйтик, каберләрне даими рәвештә карап торучылар, аерым алганда, Светлана белән Татьяна әлеге хәлне күреп шок хәлендә калган. Контейнерлар тулган һәм бирегә килүчеләр чүпне юлга һәм каберләр арасына ташлый.

Арча зираты администрациясендә калдыкларны чыгаруга бәйле проблемалар булуын расладылар, әмма хәлнең контрольдә булуын белдерделәр. Шәһәрдә чүп-чар чыгару буенча гаризалар күп, һәм төбәк операторы аларны һәрвакытта да үтәп өлгерми, дип аңлаттылар зиратта.

Шуның белән бергә, чүп-чарны зират территориясендә ташлаган өчен бирегә килүчеләр җаваплы. «Кешеләр тәмам ялкауланды! Алдарак контейнер тора, чүпне шунда ташларга була бит», - дип искәрткән казанлыларның берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot