news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча ЗАГСында 55 ел бергә яшәгән юбилярларны котладылар

Арча ЗАГСында 55 ел бергә яшәгән юбилярларны котладылар
Фото: «Арча хәбәрләре»

Арча ЗАГСында 55 ел бергә яшәгән юбилярлар – Шекә авылыннан Язилә һәм Нурислам Сафиннарны котладылар. Бу хакта «Арча хәбәрләре» хәбәр итә.

Язилә апа белән Нурислам абый балалары, оныклары белән килгән. Тантананы ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Язилә апага 73 яшь, Нурислам абыйга - 77 яшь. Язилә апа гомер буе мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләгән. Нурислам абый башта тракторда, аннан мәктәптә хезмәттән, физкультурадан дәресләр биргән.

«Арча педагогия училищесында укыдым, группа җитәкчебез Илдус абый Сәгьдиев булды, - дип сөйли Язилә апа. - Үзем Саба районы Туктар авылыннан. Шекә авылына укытырга баргач, кияүгә чыгып калдым. Кияүгә чыкканда 19 яшь тә тулмаган иде. Бик әйбәт кешеләргә килен булып килдем. Кайнанам Разыя, кайнатам Гомәр исемле иделәр», – ди ул..

Алар өч бала тәрбияләп үстергән: Рәмзилә, Руслан, Рәмис. Юбилярларны котларга район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, Шушмабаш ааыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов бүләкләр белән килделәр. Альмира Гатауллина юбилярларга район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын тапшырды. Тантана матур котлаулар белән бик күркәм үтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot