news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды

«Исән булса, 1 мартта Рәфикъ абыйга 80 яшь тулган булыр иде», - диде Рөстәм Галиуллин.

Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды
Рөстәм Галиуллин

Якташ язучылар – шагыйрьләр, популяр җырлар авторлары Наил Касыйм, Сания Әхмәтҗанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире һәм урынбасары, язучылар Рөстәм Галиуллин белән Вакыйф Нуриев журналист, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфикъ Юнысның каберенә – Арча районы Кәче авылына зыярәт кылды.

«Кәче урта мәктәбендә Рәфикъ Юныс истәлегенә багышланган «Яшәү дәвам итә» исемле чара узды. Исән булса, 1 мартта Рәфикъ Юныска 80 яшь тулган булыр иде. Язучылар Рәфикъ Юныс белән бәйле җылы хатирәләрен уртаклашты, җанлы очрашу укучыларның җыр-биюләре, Рәфикъ Юныс шигырьләре белән үрелеп барды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Рәфикъ Юныс 2005-2018 елларда «Казан утлары» журналында эшләгән. Рөстәм Галиуллин үзен Рәфикъ Юныс мәктәбен узган кеше дип атады. «Күрше авыл егете булгангамы, ниндидер өметләр баглапмы, Рәфикъ абый миңа карата бик таләпчән булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр уңышларыма куанып, ихлас күңеленнән киңәшләрен биреп яшәде», - диде ул.

«Рәфикъ абый таләпчән кеше булды. Үзенә карата да, башка хезмәттәшләренә дә. Аның сәламәт яшәү рәвеше дә, эшкә бирелгәнлеге дә сокландыра иде», – диде Вакыйф Нуриев чыгышында.

Наил Касыйм Рәфикъ Юныс белән озак еллар дәвамында аралашып яшәгән. «Тирән белемле, искиткеч дәрәҗәдә тыйнак, зыялы, ихлас кеше иде», – диде ул.

«Ул мине нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы Галимә Шөгерова турында әсәр язарга рухландырды. Аның хатын-кызларга, хезмәттәшләренә ихтирамлы мөгамәләсен сагынып искә алам», – дип сөйләде Сания Әхмәтҗанова.

  • Рәфикъ Юныс - 1943 елның 1 мартында Арча районы Кәче авылында туа. 1969 елда Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1969 –1985 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. 1985–1991 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 1992–2004 елларда «Идел» журналы баш мөхәррир урынбасары. 2005–2018 елларда «Казан утлары» журналында публицистика бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 2021 елның 19 гыйнварында Казанда вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100