news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча хакимияте бинасын мәдәният һәйкәле дип таныдылар

Арчада шәһәр администрациясе бинасы (Интернациональная ур., 39) мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Тиешле карар дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нигезендә кабул ителде.

Экспертлар төзелешнең датасын ачыклаганнар: ике катлы йорт 1853 елда төзелгән дип саналган, әмма архив документлары бина 1867 елда Богородица чиркәве каршындагы ике класслы мәхәллә училищесы өчен төзелгәнлеген күрсәткән. Төрле елларда биредә хатын-кызлар училищесы, шәһәр думасы, ә совет чорында район исполкомы урнашкан.

Йортның тарихы белән ике мөһим вакыйга бәйләнгән: 1917 елның 8 ноябрендә биредә Арча волостенда Совет власте игълан ителә, ә 1920 елның февраль-мартында бинаны «Сәнәк» күтәрелеше («Игенче Кара бөркет» күтәрелеше) катнашучылары басып ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot