news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча Үзәк китапханәсендә «Фәнни маҗаралар» квесты узды

Россия фәне көне уңаеннан Арча Үзәк китапханәсендә Арчадагы 6нчы мәктәпнең 5 «А» сыйныфы укучылары өчен «Фәнни маҗаралар» дип аталган мавыктыргыч квест оештырылды, дип хәбәр итә Арча Үзәк китапханәсе үзенең социаль челтәрләрендә. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.

Чара Россия фәне көне уңаеннан узды һәм фән, тикшеренү эшчәнлеге, бөек ачышлар темасына багышланды. Уен формасында үткәрелгән квестта укучылар, берничә командага бүленеп, үз белемнәрен һәм зирәклекләрен сынап карады.

Квест барышында катнашучылар «Бөек ачышлар», «Фәннең башында», «Алгарышка таба», «Әкияттән – чынбарлыкка», «Филворд», шулай ук команда капитаннары өчен әзерләнгән «Катлаулы сораулар» юнәлешләре буенча көч сынашты. Биремнәр фәннең төрле өлкәләрен колачлады һәм укучыларны уйланырга, фикер йөртергә, бергәләп нәтиҗә чыгарырга этәрде.

Уен-квест вакытында балалар күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплады, үзләре өчен яңа ачышлар ясады, аларда фәнгә карата кызыксыну туды. Чараның төп максаты – укучыларда танып-белү активлыгын үстерү, белемгә омтылыш тәрбияләү һәм фәннең җәмгыятьтәге әһәмиятен күрсәтү иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot