news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча стадионында яктыртылган чаңгы трассасы эшли

Арча стадионында урнашкан чаңгы трассасы кышкы сезонда да актив рәвештә эшләп тора. Трасса яктырту системасы белән җиһазландырылган, хәзер биредә кичке сәгатьләрдә дә шуу өчен бик уңайлы шартлар тудырылган. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Чаңгы юлы даими рәвештә чистартылып тора. Актив ял итәргә яратучылар монда көндез генә түгел, кич белән дә килә.

Шулай ук чаңгы базасы эшләп тора. Үз чаңгылары булмаганнар да кирәкле спорт җиһазларын урында ук алып, чаңгыда шуа ала. Бәйрәм каникуллары вакытында ул 2 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр 10 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр эшли.

Арча стадионындагы чаңгы трассасына рәхим итегез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot