Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча стадионында итекле хоккей буенча бәйге узды
Арча шәһәрендә күңелле һәм истә калырлык спорт-сәламәтләндерү чарасы — итекле хоккей буенча ярышлар оештырылды. Әлеге бәйге катнашучыларга да, тамашачыларга да күтәренке рух, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Бу хакта «Арча хәбәрләре» хәбәр итә.
Чара дуслык, бердәмлек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау рухында узды. Командалар спорт осталыкларын, җитезлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
I урын — «АрскМеталл» командасы
II урын — Мәгариф бүлеге командасы
III урын — Арча муниципаль районы администрациясе командасы
Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык командаларга, җанатарларга һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәт. Алдагы спорт чараларында да актив катнашуыгызны көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз