news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Арча» спорт мәктәбен төзекләндерүгә Татарстан бюджетыннан 51 миллион сум бүлеп биреләчәк

Арчада урнашкан «Арча» спорт мәктәбен капиталь төзекләндерү өчен Татарстан бюджетыннан 51,3 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шундый тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Техник биремдә күрсәтелгәнчә, эшчеләргә бинаның түбәсен һәм стенасын ремонтларга, вентиляция һәм яктырту системаларын яңартырга, шулай ук элемтә челтәрен алыштырырга кирәк булачак.

Проектның заказчысы – Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе, ул подрядчыны бу елның 18 августында билгеләячәк. Капиталь төзекләндерү эше 2022 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot