news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча Сабантуенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев район халкын, кайткан кунакларны язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй белән тәбрикләде. Дәүләт бүләкләрен Илшат Нуриев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән бергә тапшырды.

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә “Северный” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Самат Йосыпов лаек булды. 

Арча үзәк район хастәханәсенең хирургия бүлеге җитәкчесе, врач-хирург Фәнис Гайфетдинов һәм Арча МСОсы ширкәте хезмәткәре Алмаз Рәхимов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бәйрәм сәхнәсендә “Казан” дәүләт бию ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Зәкиев, Николай Коновалов һәм халыкара конкурслар лауреатлары  Ләйсән Сөнәгәтова, Ясмин,  "Идел Егетләре" эстрада-фольклор ансамбле, танылган эстрада җырчылары чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100