Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арча Сабантуенда ат чабышы җиңүчеләре билгеле булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Быел Арча районы Сабантуенда ат чабышында Арча, Балтач, Кукмара, Мари республикасы, Малмыж, Питрәч атлары ярышты.
Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин алып барды. 2 яшьлек атлар ярышында "Тамигла" кушаматлы ат белән "Салахов А.Ш" хуҗалыгыннан Александр Александров 1нче килде. 2нче — "Хан" атында Рафил Ибраһимов, 3нче булып "Доминанта" атында Айгөл Сафина килде.
Ярым чиста токымлы атлар чабышында 1нче урынны Питрәчтән "Трон" атында Рифат Галиев алды. 2нче — "Игенче" агрофирмасы хуҗалыгыннан "Форвард" атында Рамил Рахматуллин килде. 3нче "Зодиак" атында Александр Александров килде.
Чиста токымлы чабышкылар ярышында 1нче булып "Салахов А.Ш" крестьян-фермер хуҗалыгыннан "Брейзен Зип" Александр Александров, 2нче — "Кырлай" агрофирмасыннан "Инстар" атында Илназ Шакирҗанов, 3нче урынны "Принцесса Зифа" атында Җәләлетдинов Рамил яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз