news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча сабан туенда чабышкы атларны көтәләр

Арча сабан туенда чабышкы атларны көтәләр. Бу турыда «Арча хәбәрләре» район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллинга сылтама белән хәбәр итә.

Арча сабан туенда чабышкы атлар күбрәк булган саен ярышлар да каты бара, ярышны карап торучы халыкка да күңелле.

«Хөрмәтле ат хуҗалары, гайрәтле чабышкылар, оста җайдаклар, Арча сабан туенда сезне көтәләр! Приз фонды 300 мең сум. Берәү дә бүләксез калмаячак», диелгән хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot