Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районының Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» халык иҗаты фестивале узды
Арча районының Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» дип исемләнгән ачык фольклор фестивале гөрләп узды. «Татарстан мәдәният ресурс үзәге» оештырган масштаблы чара татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан үткәрелде. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итте.
Фестиваль традицион халык мәдәниятен яңарту, яшь буында һәм өлкәннәрдә мәдәни мираска карата хөрмәт хисе тәрбияләү кебек мөһим бурычларны тормышка ашыру максаты белән оештырылган. Бәйрәмдә Татарстанның муниципаль районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.
Бәйрәм кысаларында сәнгать осталары дүрт номинациядә үз сәләтләрен күрсәтте:
- «Халык җыры»;
- «Халык биюе»;
- «Инструменталь башкару»;
- «Фольклор-этнографик күренеш».
Ташкичү авылына җыелган кунаклар һәм катнашучылар халык традицияләре мохитенә чумды, татар мәдәниятенең байлыгыннан һәм үзенчәлегеннән зур рухи ләззәт алды. Фестиваль илебезнең милли үзенчәлеген саклап калуда чираттагы мөһим адым булып тора, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз