news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының Шура авылында яңа клуб ачылды

Яңа бина 45 урынга исәпләнгән.

Арча районының Шура авылында яңа клуб ачылды
Фото: © "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова

«Мәдәният» милли проекты нигезендә, Арча муниципаль районының Шура авылында 45 урынга исәпләнгән заманча, барлык уңайлыклары булган клуб сафка басты.

Шура халкы кунакларны чын бәйрәмчә итеп каршы алды. Әлеге авылда иҗат итүче «Чордашлар» халык фольклор коллективы җыр-биюләрен бүләк итте.

Клубны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

«Сезнең авыл клубы федераль акчага төзелде. Россия Президенты Владимир Путинга, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге якты, җылы, заманча матур бинаны төзүчеләр файдалануга вакытында тапшыру өчен зур көч куйды. Зиннур Гарифуллин җитәкчелегендәге «Арча МСО»сы ширкәтенә бик зур рәхмәт! Мәдәният йортында беркайчан да җыр-моң тынмасын», - диде Илшат Нуриев.

Район башлыгы Шура авылы клубы мөдире Клара Хөсәенованы мәдәният өлкәсен үстерүгә керткән өлеше, авылның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Клубны төзегән «МСО» ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин Клара Хөсәеновага символик ачкыч тапшырды.

«Җитәкчеләр: ике ел түзеп тор, клуб төзибез», – дигәннәр иде, сүзләрендә тордылар. Нәкъ тугыз ай төзелде ул, шуңа күрә дә балабыз кебек кадерле. Һәрбер көнне исәпләп, төзелеп бетүен авыл халкы белән түземсезләнеп көттек. Иҗат итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, тамашачыларны матур чыгышларыбыз белән сөендерербез», - диде клуб мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100