news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районының Чулпан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнә

Арча муниципаль районының Чулпан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнә. Модульле технология буенча ФАП төзелеше Сәламәтлек саклау илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә алып барыла. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта бинаның каркасы төзелгән, территорияне төзекләндерү тәмамлана, биналарның эчке бизәлеше буенча эшләр алып барыла, инженерлык челтәрләренә тоташтыру бара.

Моңа кадәр ФАП клубның агач бинасында урнашкан һәм 12 кв. м мәйданны биләгән. Фельдшер-акушерлык пункты 319 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 77се – балалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot