news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районыннан хатын-кызлар махсус хәрби операциягә ярдәм илтте

Арча районыннан хатын-кызлар махсус хәрби операциягә ярдәм илтте

Арча районы Ташкичү авылыннан активистлар Гөлфия Мәгъсүмова һәм Тәнзилә Вәлиева дүртенче тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Алар хәрбиләргә шефлык ярдәме тапшырды.

Бу юлы аларга урау юл белән барырга туры килгән. Биш мең чакрым юл үткәннәр. Активистлар Татарстан егетләре хезмәт итүче частьларга йөри.

Хатын-кызлар әйтүенчә, кешеләр аларның гамәленә төрлечә карый. Берәүләр андый җиргә барып йөрү хатын-кыз эше түгел, ди, икенчеләр исә, киресенчә, аларга сокланып карый.

«Егетләр безне үз әниләре, апалары кебек каршы ала, - ди Тәнзилә. Ничек бармыйсың ди? Аларның йөзләрендә шатлык күрү рәхәт»

Хатын-кызлар хәрби егетләр сораган бөтен нәрсәне алып барырга тырыша. Маскировка челтәрләре, азык-төлек продуктлары, шәмнәр. Җылы киемнәр белән бергә өйдә пешкән камыр ризыклары, кабартмалар, чәк-чәк алып киләләр. Алар турында инде бөтен район халкы белә. Күрше авыллардан да гуманитар ярдәм алып киләләр. Хатын-кызлар барысын да илтеп тапшыра.

«Авыл халкы безнең кайчан юлга чыгачагыбызны белә. Без бергәләп маскировка челтәрләре үрәбез, шәмнәр ясыйбыз. Китәргә берничә көн кала пироглар пешерә башлыйлар. Яшелчә һәм ярмалардан салатлар ясадык. Аларны да алдык. Тиз әзерләнә торган боткалар җыйдык. Санитария частьләре өчен медицина эшләнмәләре сатып алдык», - дип аңлата Тәнзилә белән Гөлфия.

Алар хәрбиләр нинди шартларда яшәвен күрә. Хәзер көз, тиздән кыш җитә. Яшәү урынын җылытырга кирәк. Өстәвенә, хәрбиләр бер урыннан икенче урынга күчә. Барысын да яңадан төзергә туры килә.

«Азык-төлек продуктлары, җылы киемнәр, оекбашлар, шәмнәр, төзелеш материаллары, пычкылар, кадаклар һәм башка бик күп нәрсәләр кирәк. Волонтерлар таба алган әйберләрне алып килә, - ди алар. - Без 500дән артык окоп шәме илттек».

Парафин сатып алу өчен акчаны якташлары ярдәме белән җыйганнар. 22 мең сумга 200 килограмм парафин сатып алганнар, 43 мең сум акча киләсе сәфәр өчен калган. Волонтерлар һәр тиенне махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларына сарыф итә.

«Юлга үз акчабызны тотабыз. Юл буе догалар укыйбыз. Дога белән юл җиңелрәк үтә», - дип сөйли активистлар.

Гөлфия белән Тәнзилә ерак сәфәрдән исән-имин әйләнеп кайтты. Алар ярдәм күрсәткән һәркемгә хәрби егетләрдән рәхмәт җиткерде. Декабрьдә киләсе сәфәргә җыеналар.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Гөлсинә Зәкиева катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100