news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районындагы Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пункты гамәлдән чыгарыла

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 21нче утырышында Арча районы Урта Корса авыл җирлегендә Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пунктын гамәлдән чыгару мәсьәләсе каралды.

Әлеге закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Арча район башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, Сарай-Чокырча торак пункт билгеләрен югалткан. «Кадастр карталарына караганда, Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пункты урынында тимер юл урнашкан, анда бернинди төзелеш корылмалары юк, киләчәктә үсеш перспективалары да юк», – дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

Торак пункт территориясендә урман үсә. Тимер юл һәм Чокырча тукталыш платформасы бар. «Электр линиясе баганалары да, үзәкләштерелгән су белән тәэминат та, газ белән тәэмин ителеш тә юк. Анда, шулай ук, социаль объектлар да, мәдәни мирас объектлары да юк», – диде Арча районы башлыгы.

Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге белешмәләреннән дә әлеге торак пунктта берәү дә теркәлмәгәнлеге билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot