Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында «Җырлыйк әле!» караоке-баттлы узды
Арча район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында күңелле һәм үзенчәлекле чара – «Җырлыйк әле!» караоке-баттлы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада сәнгатьне, җыр-моңны яратучы актив ветераннардан тупланган ике команда – «Картаймаслар» һәм «Тынгысызлар» үзара көч сынашты. Дамир Таҗиев җитәкчелегендәге «Картаймаслар» командасының девизы – «Җитәбез кебек йөзгә, ә йөрәк унсигездә!» булса, Халидә Вафина җитәкләгән «Тынгысызлар» командасы «Җырлап керәбез гомер көзебезгә» дигән шигарь белән бәйгегә чыкты.
Бәйге чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәменә әверелде. Катнашучылар яңгыраган көйләр буенча җыр исемнәрен тапты, «Сагыну» сүзе белән такмаклар уйлап чыгарып, аларны җырлап күрсәтте. Җырчы һәм композиторларны фотоларыннан таныдылар, сүзтезмәләрдән бер куплет җыр төзеделәр һәм башка кызыклы биремнәрне дә бердәмлек, тапкырлык белән үтәделәр.Осталыкларын да сынадылар.
Чараның үзәгендә, әлбәттә, җыр булды. Командалар үзләренең җыр-моңга осталыкларын да күрсәтте. Ә үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары бәйгене тагын да ямьләндереп, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Ике команда да бәйгедә зур тырышлык күрсәтте, һәр биремне бердәм булып үтәде. Ә иң мөһиме – бу көнне дуслык җиңде. Чөнки җыр да, матур аралашу да, күңел күтәренкелеге дә барлык катнашучыларны берләштерде.
Өлкән яшьтә дә күңелдә яшьлек дәрте, җырга-моңга мәхәббәт сүрелми. «Җырлыйк әле!» чарасы моның матур дәлиле булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз