Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районында яшәүче 60 яшьлек ир махсус хәрби операция зонасына киткән
Татарстанның Арча районы Чулпан авылында яшәүче Хәмзә Мусин махсус хәрби операция зонасына китте. 60 яшьлек булуына карамастан, ир-ат күптән инде махсус хәрби операциягә китәргә планлаштырган. Әмма Россия Саклану министрлыгы белән контрактны имзалауга ул күптән түгел генә ирешә алды.
«Октябрьдә миңа 60 яшь тула. Мин инде күптән махсус хәрби операция зонасына барырга сорадым. Менә үз дигәнемә ирештем. Мин Россиядә яшим. Аның язмышына ничек битараф кала алыйм? Шул сәбәпле барам да. Акча да комачауламаячак», - дип сөйләде ул.
Хәмзәнең туганнары аның контрактка кул куюына каршы түгел иде. Шул ук вакытта Мусин үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен үзе җавап бирергә сәләтле, ә якыннарыңа аларны кабул итәргә генә кала, дип билгеләп үтте. Яшь чагында ул армиядә хезмәт иткән, кулына корал тоткан. Көчем булганда, Ватанымны саклауга барасым килә. Аның хатыны Әлфинур, үзе тумышы белән Донецкидан, мондый гамәлне хуплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз