news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында яңа стоматология поликлиникасы ачылды

Арча районында яңа стоматология поликлиникасы ачылды
"Арча хәбәрләре"

Арча районында яңа стоматология поликлиникасы ачылды. Нәкь элекке 1938 елда төзелгән бина урынында урнашкан поликлиниканы ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. «Арча хәбәрләре» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Тантаналы чарага Казаннан Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Дәүләт Думасы Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кайтты.

Поликлиника бинасын төзегән «Арча МСОсы» җитәкчесе Зиннур Гарифуллин символик ачкычны район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка тапшырды.

Яңа теш поликлиникасы ишегенә куелган ал тасманы кистеләр. Аннары тантанада катнашучылар яңа бинага узды, җылы, якты, заманча җиһазланган бүлмәләрне карадылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot