Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында яңа агротехнологик класс ачылды
Кичә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча «Агроинженерия» белгечлеге буенча агротехнологик класс ачылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ ярдәме белән биредә агросәнәгать комплексы өчен кадрлар резервы әзерләячәкләр.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры Марат Кәримов катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Класс интерактив комплекс, 3-D принтер һәм 3-D сканер, электроника, электромеханика һәм микропроцессор техникасы буенча уку җыелмалары, шулай ук симулятор-тренажерлар дәреслекләре белән тәэмин ителгән.
Исегезгә төшерәбез, агротехнологик класслар Чистай районының Чистай Выселкасы урта мәктәбендә һәм Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда ачылды, ә агымдагы елда республика территориясендә барлыгы 20 агротехкласс булдыру планлаштырыла, аларда 550 кеше белем алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз