news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында урманчыга һәйкәл ачылды

Арча районында урманчыга һәйкәл ачылды
Фото: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы

Татарстанның Арча районы Үрнәк бистәсендә урманчыга һәйкәл ачылды. Сынны Арча урманчылыгының административ бинасы каршына урнаштырганнар. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Сынны бронзадан койганнар. Урманчы сыны агач утырта торган Колесов кылычына таянып тора. Урман культуралары үсентеләрен утырта торган әлеге махсус көрәкне 1883 елда уйлап тапканнар. Постаментка «Урман сакчысы – урманчыга» дип язылган.

«Мондый һәйкәл ачу – республика өчен уникаль вакыйга. Бу урманчыларның авыр һәм изге эшенә хөрмәт билгесе», – дип сөйләде тантанада республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

«Татарстанда урман ресурсларын саклауга һәм арттыруга, урманнан рациональ һәм сак файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә», – диде ул.

Һәйкәл ачылышына җыелучыларны Татарстанның элекке урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot