news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә

Арча районында «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә
Фото: arskmedia.ru

Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан республикада башланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында Арча районы китапханәләрендә очрашулар уза. Бу хакта «Арча хәбәрләре» хәбәр итә.

Аның кысаларында китап укучылар һәр атна саен китапханәләргә җыелып, шагыйрьнең шигырьләрен укый, аның бай әдәби мирасы белән якыннанрак таныша.

Проектның чираттагы очрашуы гаилә кыйммәтләренә һәм милли моңга багышланган. Бу юлы Арчаның балалар китапханәсенә шигъриятне һәм җыр сәнгатен яратучы күп балалы әниләр чакырылган. Кунаклар белән бергәләп татар әдәбиятының иң җылы һәм тирән мәгънәле әсәрләренең берсе – «Бишек җыруы» искә төшерелә, аның мәгънәсе һәм тәрбияви әһәмияте турында сөйләшү була. Бу хакта район мәдәният идарәсе хәбәр итә.

Очрашуның хөрмәтле кунагы Наласа авылы китапханәчесе Гөлчәчәк ханым булды. Ул үзенең моңлы тавышы белән татар халык җырларын башкарды, шагыйрь иҗатыннан өзекләр укыды һәм катнашучыларга бишек җырларын өйрәтте. Милли традицияләрне саклау һәм яшь буынга җиткерү темасы әңгәмәнең төп юнәлешләренең берсе булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot