news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында «Сөлгеле капка» фольклор фестивале оештырылды

Арча районында «Сөлгеле капка» фольклор фестивале оештырылды
Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге матбугат хезмәте

20 июльдә Татарстан Республикасының Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» III ачык фольклор фестивале узган. Бу хакта Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге («Таткультресурсцентр») порталы хәбәр итә.

«Сөлгеле капка» фольклор коллективлар фестивале татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Фестивальнең символы булган сөлге республиканың барлык халыкларының көнкүрешендә, аның көндәлек тормышында, йолаларында үз урынын тапкан, диелә хәбәрдә.

«Сөлгеле капка» фестиваленең кунаклары һәм күпсанлы катнашучылары милли уеннарда, төрле мастер-классларда катнаша алган, шулай ук матур күмәк йөреш белән авыл буйлап узган. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан иҗат коллективлары һәм төрле халыкларның фольклор чыгышларын күрергә мөмкин булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot