news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында сәясәтче Фатих Сибагатуллин каберенә һәйкәл куйдылар

Арча районының Апаз авылында дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Фатих Сибагатуллин каберенә һәйкәл куелды. Тантанада Нурлат районы делегациясе катнашты. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Сәясәтчене бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Делегация составына Фатих Сибагатуллин җитәкчелегендә эшләгән район кешеләре керде. Төрле елларда ул Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын җитәкләгән, Дәүләт Думасы депутаты һәм Нурлат районы башлыгы булган. Аның эшләгән елларында Нурлат үсешнең яңа дәрәҗәсенә ирешкән.

Чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, районнар башлыклары, дуслар, көрәштәшләр һәм якын сәясәтчеләр катнашында уза.

Искәртик, Фатих Сибагатуллин узган елның июнендә вафат булды. Аңа 72 яшь иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot