Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында Сарай-Чокырча тимер юл разъездын гамәлдән чыгару мәсьәләсе карала
Бүген Татарстан Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршында эксперт советы уртак утырышында Арча районы Урта Корса авыл җирлегендә Сарай-Чокырча тимер юл разъездын гамәлдән чыгару мәсьәләсе каралды.
Әлеге закон проектын Арча район советы Дәүләт Советы депутатларына тәкъдим итте. «Кадастр карталарына караганда,Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пункты урынында тимер юл урнашкан. Бу җир сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, информатика, телевидение, космик эшчәнлекне тәэмин итү җирләре, оборона җирләре категориясенә карый. Бу территориядә торак пункт җирләре юк», – диде Арча район советының юридик сораулар буенча бүлек башлыгы Ләйсән Сәгыйтова.
Аның сүзләренчә, торак пунктта төзелгән корылмалар юк, анда урман үсеп утыра. Территориядә тимер юл һәм Чокырча тукталыш платформасы бар. «Электр линиясе баганалары да, үзәкләштерелгән су белән тәэминат та, газ белән тәэмин ителеш тә юк. Анда, шулай ук, социаль объектлар да, мәдәни мирас объектлары да юк», – диде Сәгыйтова.
Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге белешмәләреннән дә әлеге торак пунктта берәү дә теркәлмәгәнлеге билгеле.
«Сарай-Чокырча тимер юл разъездының алга таба үсеш перспективалары юк. Торак пунктны гамәлдән чыгару өчен бюджет чыгымнары таләп ителми», – диде Арча районы вәкиле.
Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин әлеге мәсьәләне Дәүләт Советы утырышында күтәрү, закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итү тәкъдиме булачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз