news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында сәләтле укучыларны бүләкләделәр

Арча районында сәләтле укучыларны бүләкләделәр
Фото: «Арча хәбәрләре»

Арчада инде матур традициягә әйләнгән «Сәләтле балачак – 2026» олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын тантаналы бүләкләү тантанасы узды. Быел район укучылары фән олимпиадаларында зур уңышларга иреште: 2025–2026 уку елында барлыгы 166 призлы урын яуланган, шул исәптән 16 укучы җиңүче, 150 укучы призер булган. Тантанада республика, төбәкара, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә уңышка ирешкән укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар бүләкләнде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

«Бүген без еллык эшләгән эшебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Мин чын күңелдән укытучыларга рәхмәт әйтәм, – диде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов. – Шундый тәртипле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә зур рәхмәт. Бүген безнең каршыда басып торган укучылар – алар «җәмгыятьнең өресе». Балалар, сезгә бик зур рәхмәт. Исәнлек-саулык, яңа уңышлар сезгә. Тырышып укыгыз, югары уку йортларын матур итеп тәмамлап, җәмгыятебезгә кирәкле белгечләр булып хезмәт итегез».

Бүген сәләтле балаларны, аларның укытучыларын шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot