news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау этабы булды

Арча районында «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау этабы булды
Л.Гарифуллина

Арча районы Мәдәният йорты Наласа авылы мәчете белән берлектә «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» проекты белән Татарстанның гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү бәйгесендә җиңү яулады

Бәйге мәдәният идарәсе муниципаль учреждениесе, район Мәдәният йорты, Наласа авылы мәчете һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Бу юнәлештәге узган елдан башланып киткән зур хезмәт район өчен горурланырлык нәтиҗәсен күрсәтте.

«Шушындый матур чара оештыручы һәркемгә рәхмәтемне әйтәм. Мәдәният министрлыгы планга керткәннән, Арча төбәге, аның мәдәният идарәсе бер адым алга бара. Арчадан булуым белән чиксез горурланам. Бирегә бүген матурлык эзләп, ял итәргә килдем», — диде гала-концертны Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина.

Бәйгедә Арча, Баулы, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Бөгелмә, Теләче, Кукмара, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы районнары һәм Казаннан катнашучылар бар иде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100