news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында Ат көне узачак

17 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында традицион бәйрәм - Ат көне узачак. 

Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада беренче тапкыр 160 км дистанциягә узышлар буенча Россия Кубогын уздыру планлаштырылган, ул ТР Спорт министрлыгы һәм РФ Ат спорты федерациясенең бердәм календарь планына кертелгән. 

Ат чабышларында Карачай-Черкессия, Кабардин-Балкария, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург, Мәскәү яны өлкәләре, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан спортчылар катнашырга теләк белдергән. 

Ат-спорт фестивале кысаларында ат чабышлары, атлар катнашында милли бәйгеләр, 120, 100, 80 һәм 40 км дистанцияга ярышлар буенча эре халыкара ярышларның берсе - "Халыкара БДБ Кубогы" узачак.

Чара кысаларында җирле токым атлары чабышлары һәм атларда көрәш буенча "Аударыш" бәйгесе планлаштырылган. Ике километрга кадәр кыскарак дистанцияләрдә "Авыл егетләре" чабышларында татар токымлы атлар узышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100