Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында «Ат көне» бәйрәмендә 400 метрга пони чабышлары узачак
1 августта Татарстанның Арча районында узачак «Ат көне» бөтенроссия бәйрәмендә понилар арасында 400 метрга йөгереш узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итте.
«Бәйрәм ачылуга ук ипподром юлларына бөтен илдән иң яхшы җайдаклар чыгачак. Безне саф токымлы, ярым токымлы һәм татар токымлы атларда узышлар көтә. Быел бездә чабышларның яңа төрләре дә барлыкка киләчәк – пони һәм ике яшьлек атларда», - дип сөйләде ул.
Атларда көрәш буенча «Алгарыш» турниры да бәйрәмнең тагын бер зур вакыйгасы булырга вәгъдә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз