news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында Ат көне узачак

17 сентябрьдә Арча районында ат спортына багышланган бәйрәм – «Ат көне» үтәчәк. Ул 2015 елдан бирле ел саен уздырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул турыда хәбәр итте.

Ат спорты фестивале кысаларында ат чабышлары, атлар катнашында милли конкурслар көтелә. Шулай ук бу көнне 120, 100, 80 һәм 40 км араларда ат чабышлары буенча иң зур халыкара ярышларның берсе – «Халыкара БДБ кубогы» узачак.

Республикада беренче мәртәбә 160 км дистанциягә чабышлар буенча Россия Кубогын уздырырга җыеналар. Ул Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының һәм Россия Федерациясе Ат спорты федерациясенең бердәм календарь планына кертелгән. Чабышларда Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург өлкәләре, Мәскәү өлкәсе, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.

Мондый фестивальне уздыру Татарстан Республикасы өчен мөһим чараларның берсе һәм ул тулаем ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора, дип хәбәр ителә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Арчадагы «Ат көне» Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе белән берлектә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100