news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында 15 мәктәп яны лагере эшләде

1 июньнән 21 июньгә кадәр дәвам иткән лагерьлар башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Шул ук вакытта, 5 мәктәптә (Арча мәктәпләре һәм Шушмабаш мәктәбе) 1 сеннән 18 июньгә кадәр урта сыйныф укучылары өчен хезмәт лагерьлары эшләде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Быел яңалыклар: хезмәт лагерьлары Россия Мәгариф министрлыгының «Беренчеләр хәрәкәте», ә мәктәп яны лагерьлары «Орлята России» проекты буенча эшләде.

Узган уку елы башында яңа ачылган Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей базасында быел тәүге тапкыр «Төсләр» дип исемләнгән лагерь эшләде һәм анда лицейда белем алучы 100 бала ял итте.

«1 сеннән 21 июньгә кадәр эшләгән лагерьда 8 әйдәман эшләде», — ди лагерь җитәкчесе Айгөл Хәйруллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot