Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районы Югары Курса авылының борынгы мәчетенә ай куелды
«Бүгенге көндә мәчет эчендә төзекләндерү эшләре бара», – ди Ләбиб Лерон.
«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе иясе, язучы Ләбиб Лерон социаль челтәрдә Арча районы Югары Курса авылындагы борынгы мәчеткә бүген ай куелуы турында хәбәр итте.
Чарада Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. катнашкан.
«Бүгенге көндә мәчет эчендә төзекләндерү эшләре бара. Таш мәчетнең көньякка караган яртысын XIX гасыр уртасында Казанның 2нче гильдия сәүдәгәрләре Гобәйдулла бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай һәм аның бертуган энесе Габделкәрим төзетә. 1863 елның ахырында Габделкәрим Апанаев, өч тәрәзә уемы өстәп, бинаның төньякка караган ягын салдыра. 1880 елда мәчет төзекләндерелә, түбәсе һәм манарасы яңартыла. XVIII гасыр ахырында — XIX гасыр уртасында мәхәллә имам-хатыйбы булып атаклы дин эшлеклесе Габденнасыйр Курсави (1776—1812) хезмәт итә. Мәчет каршында зур мәдрәсә оештырып, яхшы мөгаллим исеме ала», – дип язган тарихы турында Ләбиб Лерон.
- 1808 елда Габденнасыйр Курсави Бохарага киткәч, аның урынында мәхәллә имамы булып өлкән абыйсы Габделхаликъ Курсави (?—1839) кала. Габделхаликъ хәзрәт Бохарада, Төркиядә, Мисырда төпле дини белем алган шәхес, ишан, Урта Азиядә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнеп, зур мөлкәт туплаган. 1839 елның 25 августында вафат.
- 1839 елдан мәхәллә имамы итеп ишанның кияве Хәсән Хәмитов (?—1858) сайлана. Хәсән мулла Чистайның сәүдәгәр Уразгилдиевлар гаиләсеннән чыккан, Чистайда, Мәчкәрә, Кече Сон авыллары мәдрәсәләрендә белем алган шәхес була.
- 1859 елның 17 сентябрендә имам-хатыйб итеп (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) Норма авылы мәчетенең элекке мулласы Гатаулла Мөхәммәтов сайлана. Гатаулла хәзрәт (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) Кече Әшнәк авылында туган, Казанда Апанай мәдрәсәсендә, Кышкар мәдрәсәсендә, Мөндеш мәдрәсәсендә укыган. Югары Курсада 40 ел мәдрәсә шәкертләренә белем биргән. Ул мөдәррис булганда мәдрәсәдә шәкертләр саны 70 кә җиткән.
- Гатаулла хәзрәт вафатыннан соң, имам итеп Хәсән Хәмитовның 1890 елдан мәчетнең икенче мулласы булып хезмәт иткән улы Мөхәммәтшакир Уразгилдиев (1861-1908) сайлана. 1897 елда Мөхәммәтшакир хәзрәт Казанның Печән базары мәчетенә имам-хатыйб булып күчкәч, аның урынында энесе Мөхәммәтгариф Уразгилдиев (1870—?) кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз