news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы Яңа Кырлай авылында матбугат туры узды

Арча районы Яңа Кырлай авылында матбугат туры узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

13 августта Арча районының Яңа Кырлай авылына Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, федераль, төбәк һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм фотографлар килде. Кунакларның төп максаты – районда туризм өлкәсенең үсеше белән танышудан гыйбарәт иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Яңа Кырлай – Тукай мирасы белән танышу, гаилә белән ял итү һәм республикада туризм мөмкинлекләрен ачу өчен популяр урыннарның берсе.

Сәяхәт барышында катнашучылар «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында төзелгән парк объектларын карады. «Могҗизалар урманы»нда әкият персонажы Убырлы карчык белән очраштылар, Кыш бабай йорты белән таныштылар һәм күңел ачу программасында катнаштылар.

Журналистлар шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләреннән йөреп, яңартылган яр буен да күрде. Алар өчен ГабдуллаТукайның әдәби-мемориаль музеенда экспозиция буенча экскурсия дә оештырылды.

Матбугат вәкилләрен районда туризмның торышы һәм киләчәккә планнар белән Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Филиппова таныштырды.

«Без туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү өстендә эшлибез. Арча районына, бигрәк тә Яңа Кырлайга, Кыш бабай резеденциясенә, музей-комплексына Татарстаннан гына түгел, Россиянең бик күп шәһәрләреннән киләләр. Әлеге җирлек туристлар өчен инвесторлар белән берлектә үстерелә торган урын булып тора. Эшлисе эшләр күп әле», – дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot