news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» башланды

Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» башланды
Камилә Билалова

Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында тугызынчы тапкыр традицион ат-спорт бәйрәме – «Ат көне» уза.

«Бүгенге көн халкыбызның ныклы, ышанычлы дусты атларга багышланган. Атлар безнең ашатучыбыз да, яу кырында иптәшебез дә, йөгебезне ташучыбыз да, кирәк вакытта сердәшчебез дә булган», – диде Арча башлыгы Илшат Нуриев. Шулай ук ул ашлык, бәрәңге, сөт һәм махсус хәрбия операциядә булучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча Арча районының беренче урында булуын билгеләде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов чарада ел саен 150 якын ат катнашуын билгеләде. «Беренче мәртәбә 40 чакрымга ат чабышлары 2015 елда үткәрелгән иде. Ел саен чараның колачлары киңәя бара. Без бүген Татарстаннан килгән катнашучыларны гына түгел, ә Мәскәү, Ленинград өлкәсеннән, Томбов, Липецк, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесиядән килүчеләрне дә сәламлибез», – диде ул.

Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста, ярымкатнаш һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары бара. Шулай ук килгән кунаклар өчен «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» конкурслары, тизлеккә кымыз эчү, өчпочмак ашау ярышлары, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган.

  • Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.
  • Ул Татарстан Республикасында ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100