Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме ачылды
Чара «Ат тоягы кыздыру» фольклор күренешеннән башланды.
Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме «Ат тоягы кыздыру» фольклор күренешеннән башланды.
«Яңа Кырлайда электән авыл халкының ат тоягы кыздырырга җыелуы билгеле. Бу эш җирләр кипкәч, халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе алдыннан башкарылган. Авыл агайлары, егетләр юртакларының ат чабышына әзерлеген тикшергәннәр, чаптырып караганнар. Әлеге күренешне күзәтергә авыл халкы да җыелган, үзара кайсы атның беренче килүен фаразлаганнар. Бүгенге бәйрәмнең пролог өлешен шул йолага нигезләнеп эшләдек», - диде «Җидегән чишмә» Арча халык театры җитәкчесе Инсаф Мөхәммәтгалиев.
Бәйрәмне тантаналы төстә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ачты.
«Бүгенге бәйрәмнең төп иганәчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, аларга бик зур рәхмәт. Бүген бирегә республикабызның барлык ат яратучылары җыелган. Атчылык белән шөгыльләнүчеләр, аны үстерүчеләр елдан-ел артсын, дигән теләктә калабыз», - диде Алмаз Хисаметдинов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Ат көне» бәйрәменең 10 ел узуын билгеләп узды.
«Бәйрәмнең юбилей елын үткәрәбез. Республикабызда ат үрчетү, ат спортын үстерү безнең төп максат. Татар токымлы атларны үрчетү дә мөһим бурычыбыз булып тора. Әлеге атларга игьтибарны арттырасы килә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз