news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы Венета кешесенә 50 ел шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль биргәннәр

Арча районы Венета кешесенә 50 ел шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль биргәннәр
Фото: https://arskmedia.ru

Арча районы Венета авылында яшәүче Михаил Филиппов А.Ю.Майоров исемендәге «50 ел шикәр чире белән» («50 мужественных лет с диабетом») медале белән бүләкләнде. Бу турыда «Арча хәбәрләре»ндә Румия Надршина район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты, эндокринолог Индира Урмановага сылтама белән хәбәр итә.

«Безнең Арча районында 56 ел шикәр диабеты белән авыручы, инсулин белән яшәүче герой бар. Бу медальне Мәскәүдә бирәләр. Безнең героебыз Михаил Николаевич әлеге медальгә лаек булды. Медальне Казанга кайтып тапшырдылар. Алга таба да исән-имин яшәргә язсын!» – диде ул.

Михаил 14 яшьтән шикәр чире белән авырый. Михаил Николаевич табибларга да бик рәхмәтле. 90нчы еллардан аның табиб-эндокринологы Индира Урманова. «Аллаһы Тәгалә биргән табиб ул», – дип рәхмәт укый Михаил.

Михаил өйләнгән, хатыны Лена белән туганнарының малаен үстергәннәр. Кызганычка, 2021 елда хатыны вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot