news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы укучылары тарих буенча республика олимпиадасында уңышка иреште

Арча районы укучылары тарих буенча республика олимпиадасында актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Бу хакта район Мәгариф идарәсенә сылтама белән «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.

Иске Чүриле урта мәктәбе укучысы Булат Заһиев олимпиадада җиңүче исеменә лаек булды. Аны бәйгегә тарих укытучысы Рамил Гарифуллин әзерләгән.

Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Нариман Сәләхов призерлар исемлегенә керде. Аны олимпиадага укытучысы Ирина Еремеева әзерләгән. Шулай ук Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы Азалия Гайнетдинова да призер булды. Аның укытучысы – Дмитрий Сергиев.

Әлеге нәтиҗәләр укучыларның шәхси тырышлыгы гына түгел, ә укытучыларның да хезмәте нәтиҗәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot