news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» фольклор фестивале оештырылды

Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» фольклор фестивале оештырылды
Абдул Фархан

Бүген Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Фестивальда катнашу өчен төрле төбәкләрдән 84 коллектив гариза биргән.

«Сөлгеле капка» фольклор фестивале безнең районда икенче тапкыр үткәрелә. Узган елны 48 гариза килгән булса, быел гаризалар саны 80нән артык. Гаризалар төрле өлкәләрдән һәм якын тирәдәге Мамадыш, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан килде. Ташкичү авылында фольклор фестивале уздыру идеясен Ташкичү авылы мәдәният йортында эшләгән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева һәм мәдәният йортының мөдире Гөлфия Мәгсумова тәкъдим иттеләр», – диде Арча районы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.

«Безнең максат төрле коллективлар өчен аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы оештыру, чөнки һәрбер коллектив үз якларына хас булган күренешне алып килә, ягъни алар бездән – без алардан өйрәнәбез», – диде ул.

Фестивальда 4 номинация оештырылган: «Халык җыры», «Халык биюе», «Инструменталь башкару», «Фольклор этнографик күренеш».

Барлыгы 82 концерт номеры әзерләнгән. «Икенче елларга үткәрсәк, ике көнгә бүлеп оештырырга уйлыйбыз», – дип искәртте Ләйлә Хәкимова.

Фестиваль кунакларын мәдәният йортында каршы алдылар, һәм катнашучылар, килгән кунаклар Сабантуй мәйданына җырлап-биеп төштеләр.

«Ташкичү җирлегендә өч мәдәният йорты һәм бер авыл клубы бар. Алар бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп эшлиләр. Иске Ашыт авылы мәдәният йортында «Саяра» халык театры эшләп килә. Аның җитәкчесе Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи бүген монда безне котларга кайтты. Шулай ук Ташкичү мәдәният йортында «Өммегөлсем» халык фольклор коллективы бар. Сабантуй кебек мәйданны җыюга бик күп тырышлык керде, барыгызга да олы рәхмәтемне җиткерәм», – диде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин.

20 коллектив чыгыш ясаган саен катнашучыларга дипломнарны һәм истәлекле бүләккләрне тапшыра бардылар. Бүләкләү өчен сәхнәгә Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина да чакырылды. «Оештыру шул кадәр югары дәрәҗәдә. Ташкичү җире – бик мәгънәле җир, чөнки татар милләтенә хезмәт итүче иң затлы шәхесләрне тудырган, аларны халыкка бүләк иткән җир. Әлеге бәйрәмнең нәкъ менә монда үтүе дә юкка түгелдер», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100