news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Сөрде авылында мәдәният йорты ачылды

Авыл халкының шатлыгын Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев уртаклашты.

Арча районы Сөрде авылында мәдәният йорты ачылды
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча районы Сөрде авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Тантаналы чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты, авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады.

«Арчабыз зур, тарихлы һәм эзле район. Аның тарихын күркәм эшләре белән халкы яза. Сөрде авылында тырыш, эшчән халык яши. Мәдәният йортын төзекләндерү күптән кирәк иде. Авыл халкының мәдәни тормышын бизәү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү мәдәният учакларыннан тора. Бина иркен, уңайлы, барлык тәләпләргә туры килеп төзекләндерелгән. Шундый зур мөмкинчелекләр, файдалы программалар өчен илебез, республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мәдәният йортында кеше өзелмәсен, иҗади уңышлар юлдаш булсын! Бүген барыбызны да бер теләк берләштерә: дөньяда тынычлык урнашсын. Батыр ир-егетләребез туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсыннар», - диде ул.

Мәдәният йортында 120 урынлы тамаша залы, китапханә урнашкан. Бинаны Рамил Шейгереев җитәкчелегендәге ООО «Гранд Мастер» оешмасы төзекләндергән.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин төзелеш һәм төзекләндерү программаларының авыл халкының тормышын яхшырту өчен кирәкле булуын билгеләп узды.

«1985 елда төзелгән бина. Элеккеге мәдәният йортының торышын авыл халкы белә. Түбәсеннән су ага, ишек һәм тәрәзәләрдән җил керә иде. Хәзер танымаслык булып үзгәрде. Шәхсән үзем һәм авыл халкы исеменнән шушы бинаны төзекләндерүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәм. Борчыган мәсьәләләр дә бар. Кызылъяр авылындагы иске мәктәпне клубка үзгәртеп корган идек, шунда эшләргә җитәкче табып булмый», - диде ул.

Сөрде авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Вәлиева авылдашларын әлеге сөенечле вакыйга белән котлады.

«Мәдәният йорты-авыл халкын берләштерүче үзәк. Ул эшли икән, җирлектә тормыш дәвам итә дигән сүз. Мәдәният йортында ук китапханә дә урнашкан, уку өчен махсус урыннар булдырылган. Яңартылган бинада матур чаралар үткәрергә, нәтиҗәле эшләргә язсын. Безнең авыл талантларга бик бай. Өлкәннәр дә, яшьләр дә иҗатка тартыла, мәдәни чараларда актив катнашалар», - диде Гөлнара Вәлиева.

Җитәкчеләр символик ал тасманы кискәннән соң, авыл халкы яңартылган мәдәният йорты белән танышты, үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100