Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районы сәнәгать җитештерүе индексы буенча Татарстанда өченче урынны алды
Сәнәгать җитештерүе индексы буенча Арча районы Татарстанда өченче урынны алды. Бу хакта Арча районы Советы утырышында муниципалитет башлыгы Илшат Нуриев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«2023 ел нәтиҗәләренә килсәк, сәнәгать җитештерүе индексы 138,6 процент тәшкил итте, ул республиканың уртача күрсәткеченнән күпкә артыграк. Татарстан буенча — 103,3 процент», — дип сөйләде докладчы.
Нуриев билгеләп үткәнчә, узган елда үзләрендә җитештерелгән товарларның җибәрелгән күләме 5,8 млрд сумнан артып киткән. 2022 елга карата үсеш дәрәҗәсе — бер ярым тапкыр.
«Районның зур сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган продукциянең төп төрләренең күләмен, сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру буенча үткәрелгән чаралар сәнәгать секторын үстерүдә төп чаралар булды», — дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз