Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районы Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр теккән
Арча районы Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр теккән. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Гөлнур Миннебаева яза.
Мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева белән элемтәгә кердек. Күптән түгел генә биредә хәйрия ярминкәсе узган, хәрби операциядә булучыларның өйләренә барып, якыннарының хәлләрен белеп торалар.
«29 октябрь көнен мендәрләр көне дип игълан иттек. Махсус хәрби опенрациядә хезмәт итүчеләргә йөрәк җылыбызны биреп, йомшак мендәрләр ясадык. Тегүче кызларыбыз Гүзәлия Хәсәнова, Флера Исмәгыйлева, Резидә Сәмигуллина, Алсу Шәйхиева, ирле-хатынны Хафизовлар, Гадилә Гыйләҗиева, Вәсилә Мотыйгуллина тегү машиналары белән тышлыклар тектеләр. Апаларга, кызларга, булышкан һәркемгә зур рәхмәт. 100 мендәр булды», – диде Сәрия ханым
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз