news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Колачы авылында «Арча читекләре» фестивале булды

Арча районы Колачы авылында «Арча читекләре» фестивале булды
Фото: https://addnt.ru/

Арча районының Колачы авылында «Арча читекләре» этнофестивален уздырдылар. Ул милли аяк киемен җитештерү һөнәренә багышланган. Фестиваль кунаклары татар халкының традицияләре белән таныша алды. Арчаның фольклор, вокал һәм бию коллективлары төрле милләтләрнең мәдәниятын чагылдыручы концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © Фото: https://addnt.ru/

Фестиваль кунакларын Татарстан халыклары ассамблеясы берлеге Башкарма комитеты башлыгы Ренат Вәлиуллин сәләмләде. Ул милли традиция һәм мәдәниятне саклау кирәклегенә басым ясады.

Милли традицияләр яшь буынны тәрбияләү һәм үзаңны саклауда алыштыргысыз нигез булып тора.

Фото: © Фото: https://addnt.ru/

Арча читекләре тарихы нәкъ менә Колачы авылыннан башланып китә. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл ала, читекләр әзерләү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштереп авылга кайталар. Башка егетләрне дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Колачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли.

Фото: © Фото: https://addnt.ru/

Фестиваль кысаларында милли уеннар, конкурслар, һәм читек җитештерү буенча мастер-класслар уткәрделәр. Биредә шулай ук әлеге милли аяк киеме тарихына кагылышлы музей экспозициясе оештырылды. Кунаклар борынгы һөнәр үзенчәлекләре белән танышудан тыш самавырда кайнаган мәтрүшкәле чәй эчеп һәм тәмле коймаклардан да авыз итте.

«Арча читекләре» фестивале милли традицияләрне торгызып, аларны буыннан-буынга тапшыруның ачык мисалы. Ул милли һөнәрләрнең әһәмиятен һәм бай мирасын яңадан торгызырга ярдәм итә», - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100